

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Украина территориясендә барган махсус хәрби операцияне исәпкә алып, түрәләрне Яңа ел бәйрәмнәрен тыйнаграк үткәрергә чакырды.
“Муниципалитет башлыкларыннан төрле-төрле фейерверклар белән мавыкмавыгызны сорыйм. Әйдәгез, фейерверкларсыз гына бәйрәм итик. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләреннән Яңа ел корпоративларын да тыйнак үткәрүләрен үтенәм, сезгә коллектив белән бергә җыелып, бер стакан шампан шәрабы эчүне беркем дә тыймый, әмма әйдәгез, артыгын кыланмыйк. Тыйнаклык дигән төшенчә бар, акчалар да янда калыр, экономияләрбез дә. Ләкин җитәкчеләребезнең бурычы – кешеләргә ял итәргә, концертларга, театрларга барырга мөмкинлек бирү”, – диде бүген Радий Хәбиров ЦУРда узган оператив киңәшмәдә.
Чыганак: bashinform.ru