

Суык көннәрдә иң хәвефлесе, иң куркынычы – туңу. Кызганычка каршы, республика җирлегендә туңу очраклары да бар.
Мәсәлән, Тәтешле районында салкында нык өшегән ир-атны табып алганнар. Аны шунда ук хастаханәгә илткәннәр. БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, ирнең 70 процент гәүдәсе туңган. Бу “нык туңу” диагнозы дигән сүз. Аңа әлеге вакытта барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.
Икенче очрак Уфада, анда ир-атны 21 нче санлы дәваханәгә алып килгәннәр. Бәхеткә, монда туңу нәтиҗәсе бик куркыныч түгел, пациент амбулатор күзәтү астында.
"Салкында азрак булырга тырышыгыз. Урамга бары тик бияләйләрдә, башлыклар киеп, шарф урап чыгыгыз. Иркенрәк кием кияргә тырышыгыз – бу нормаль кан әйләнешенә ярдәм итә. Итекләргә җылы табанчалар салырга мөмкин. Урамга чыгар алдыннан кайнар чәй эчегез, ә менә спиртлы эчемлекләр белән җылынудан баш тартырга кирәк. Алкоголь исереклеге җылылыкны ныклап югалтуга китерә», — дип кисәтә Айрат Рәхмәтуллин.