Җәмгыять
10 декабрь 2023, 09:20

Сусар фатирда нишләп йөргән?

Уфа коткаручылары сәер шалтырату кабул иткән.

Сусар фатирда нишләп йөргән?Сусар фатирда нишләп йөргән?
Сусар фатирда нишләп йөргән?

Кичә көндез Уфада үсмер кыз ярдәм сорап  коткаручыларга мөрәҗәгать иткән. Уфаның гражданнарны саклау идарәсе хәбәр иткәнчә, кыз фатирда үз бүлмәсендә сәер тавышлар ишеткән. Бу вакытта ул  ялгызы булган.

Җәнлек дигәнең без куница дип йөртүче сусар булып чыккан.  Җан иясен күреп калуга кыз аптырап тормаган - ишекне ябып, коткаручыларны чакырган. Соңгылары сусарны биш минут эчендә тотканнар һәм урманга алып китеп, иреккә җибәргәннәр. Бер сорау туа: ул сусар фатирга ничек эләккән? Бу турыда хәбәр юк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас