Җәмгыять
10 декабрь 2023, 09:00

Кемгәдер 30 градус салкында да эссе

Кемгә дип баш ватасы юк – дөрес, янгын сүндерүчеләргә.

Кемгәдер 30 градус салкында да эссеКемгәдер 30 градус салкында да эссе
Кемгәдер 30 градус салкында да эссе

“10 декабрьдә иртәнге сәгать алтыда Уфаның Ишимская урамында мансардалы 2 катлы мунча комплексында ут чыккан. Бинаның мәйданы 1200 кв.метр. Шулай ук бер катлы янкорма һәм тактадан эшләнгән веранда да янгыннан зыян күргән”, -  дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бәхеткә каршы, үлүчеләр турында мәгълүмат юк. Янгынның сәбәбе ачыклана. Ходай барчабызны да бәла-казалардан сакласын.

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас