Җәмгыять
10 декабрь 2023, 07:15

Бу суыклар кайчанга кадәр барыр?

Синоптиклар фаразына колак салабыз, әлбәттә, әмма аның "ощущается как" дигәне бар әле.  Суык инде, бер сүз белән...

Бу суыклар кайчанга кадәр барыр?Бу суыклар кайчанга кадәр барыр?
Бу суыклар кайчанга кадәр барыр?

Чәршәмбегә кадәр түзәргә туры киләчәк, җәмәгать: синоптиклар чәршәмбедән салкыннар йомшара, диләр, ә әлегә машиналарны кабызу белән бәйле проблемалар бар инде.

Бүген Уфада көндез 27 градус салкын булыр дип фараз иткәннәр иде, шул тирә.  Кич белән һәм төнлә - 26 градустан салкынрак булуы  көтелә. Дүшәмбе көнне көндез 24 градус салкын һәм төнлә минус  31 градус. Сишәмбе иртәсендә иң салкыны иртән булачак:  -32 градуска кадәр. Көндез -27 градус көтелә.

“Ощущается как” дигәнен дә онытырга ярамый, дуслар. -26 дигәнең бит ул -32 кебек сизелә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас