

Башкортстанда бер ир йортында җыйган әйберләре астында күмелеп калган. “Плюшкин” диләр андыйлар турында. Кайда нәрсә күрә, барысын да йортына ташый...
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча белгечләре аңлатуынча, Уфада яшәүче бу ир еллар буе “хлам” җыйган. Ул шулкадәр күп булган, йорт хуҗасына фатирында “лабиринтлар” буйлап йөрергә һәм “оялар” ясарга туры килгән. Һәм көннәрдән бер көнне моның әйберләре өстенә җимерелеп төшкән. Зыян күрүче шулар астында калган. Үзаллы чыга алмаган ир җимерекләр астында бер сәгать утырган.
Күршеләре ярдәм сорап кычкырганын ишеткәннәр һәм ашыгыч хезмәтләр чакырганнар. Коткаручылар бахырны коткарып, табибларга тапшырганнар. “Чыгып торган аякларын күреп кенә таптык", - диләр БР гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.