

Шаклар катарлык! Русия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Уфа буенча штабы начальнигы, полковник Артур Хафизов шундый мәгълүмат китерә: “Уфада үткән атнада 37 млн. сумлык 52 алдау факты теркәлгән”. Ведомство вәкиле әйтүенчә, алдауның иң киң таралган ысулы-кешеләрне барлык акчаларын “хәвефсез” исәпкә күчерергә үгетләү.
Икенче урында, банклардан кредитлар алырга мәҗбүр итү. Янәсе дә, аларның исеменә башка берәү кредит ала. Аннары акчаны мошенникларның счетларына күчерергә мәҗбүр итәләр.
Өченче урында гражданнарга инвестицияләр ярдәмендә тиз баерга тәкъдим итү ысулы.
Хокук саклау органнары әйтүенчә, җинаятьчеләрдән иң яхшы саклану юлы - игътибарлылык! Чит кешеләргә ышанырга кирәкми! Билгесез номерлардан шалтыратучыларга үзегез турында мәгълүматлар әйтмәскә! Шикле сылтамалар буенча күчмәскә!
Тыныч һәм югалтуларсыз тормыш насыйп булсын барыбызга да.
Фото: ya.ru