Җәмгыять
10 Декабря 2023, 13:45

Адашкан пенсионер әбине тапканнар

Ярый әле транспорт полициясе уяу – шушы салкында адашып, туңып, исән калуы да икеле бит...

Добавить в предпочтительные источники Google
Адашкан пенсионер әбине тапканнарАдашкан пенсионер әбине тапканнар
Адашкан пенсионер әбине тапканнар

Черниковка станциясендәге полиция бүлегенә тимер юл компаниясе хезмәткәрләреннән берьюлы берничә хәбәр килгән – алар  тимер юллар буйлап “Парковая”  станциясе ягына табан  чайкала-чайкала бер хатын-кызның китеп баруы турында  хәбәр иткәннәр. Тәртип саклаучылар тиз арада шул тарафларга юлланганнар.

Ведомствода: “Ул ханым – икенче  дәрәҗә инвалид, бу медицина-социаль экспертиза белешмәсе белән расланган. Арыган, талчыккан  70 яшьлек пенсионер хатын авыру сәбәпле Уфа урамнарында ориентациясен югалткан, шәһәр һәм тимер юллар буйлап йөргән, вакыт хисабын югалтан”, - дип аңлаттылар.

Полиция хезмәткәрләре өшегән, арыган апаны  фатирга алып барып, әнисе белән элемтәне югалткан кызына тапшырганнар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас