

Башкортстанда доброволецның туганнары ирне өйгә кайтаруларын сорыйлар. Ирнең контракты беткән, әмма аңа килешүнең автомат рәвештә озайтылуы турында әйтәләр.
"Без абыйны СВОга быел апрель аенда доброволец сыйфатында озатып калдык. Бүгенге көнгә кадәр ул алгы сызыкта. Ни өчендер аны өйгә кайтармыйлар. Контракт тәмамланган. Рапорт язылган. Һәм ни өчендер ул Башкортстан батальонына эләкмәгән. Аның белән киткәннәр инде кайтты. Абыйга “контрактың автомат рәвештә озайтыла” кебек сүзләр әйткәннәр. Ул өйгә кайтырга тели, чөнки аңа анда авыр. Авырып та китте. Аңа 62 яшь. Алгы сызыкта”, - дип язган Рузалия В.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.