

Сорау тудырган урыннар да булды.
6.12.23 Уфада Татар форумы үтте. 16.00 гә кадәр булган барлык платформалардагы сөйләшүләрне кызыксынып, игътибар белән тыңладым.
Актуаль проблемаларга кагылышлы чыгышлар.
Яңачарак яңгыраган карашлар.
Һәр минут уйланылган, яхшы оештырылган.
Тыгыз, киеренке темп.
Әзерлекле, яшь спикерлар.
Фикерле модераторлар.
Рефлексиягә сәләтле аудитория.
Мин Нурбәк Байтулланы тере экспонат итеп студентларга күрсәтер идем! Иң беренче чиратта: туган телен белү дәрәҗәсе күзлегеннән.
Бу форумны, күпмедер дәрәҗәдә , "аң штурмы" ысулын куллану үрнәге рәвешендә кабул итәргә була.
Вакыт әрәмгә үтте дип әйтә алмыйм. Оештыручыларга, Казан кунакларына "Әфарин!" диясе генә кала. Мондый интеллектуаль чаралар, шиксез, кирәк.
Миндә сорау тудырган урыннар да булды.
Берничәсе.
- аудиториягә пассив тыңлаучы роле генә бирелгән; 1-2 сорау (фикер) белдерү мөмкинлеге уйланылмаган, кызыклырак булыр иде.
- фикерләр, позицияләр Сөембикә манарасы (Казан) биеклегеннән чыгып тәкъдим ителә; Башкортстандагы (башка төбәктәге дә! ) татарлар тагы " күпер астында".
Спикерлар арасына 1 миллион татарлы Башкортстаннан 1-2 фикерле кеше табып булмый икән инде - калганы буш сүз.
"Кеше хәлен кеше белми..." - тел, мәгариф мәсьәләләре тагы да читтә калды. Бу проблемаларны шәхси эшкуарларга йөкләтү хакында сүз алып баруны һич тә аңламыйм. Ул кирәк эш, ләкин декор урынына. Һәркемнең үз туган телендә белем алу бу илдә конституцион хокук түгелме соң? Бу мәсьәлә табу икән, әдәбият, тарих... хакында сүз куерту - демагогиягә әйләнәдер.
- безнең милләт "инерцион үсеш белән сакланып калачак" икән...; Исем китеп утырдым: физика законы да, социологик законнар да эшләмәячәк икән татар өчен. Ул "инерцион үсеш" кичерәчәк, имеш. Кояшлы төн, янар котып кебегрәк оксюморон бит!
- Иң сәере: милли үзаң мәсьәләләренә караган чыгыш. Милли үзаңның телгә дә, мәдәнияткә дә, тарихка да, дингә дә мөнәсәбәте юк икән лә! Ул кеше башында // йөрәгендә була икән лә!.. Аны ул йөрәккә кем / ничек сала икән? Ассимиляция, глоттофагия, лингвоцид кебек күренешләр дә чит илләр өчен генә хас, күрәсең. "Маугли синдромы" искә төшә...
Икенче яктан, тирәнрәк карасаң, Петр Толстойларның "Россиядә бары урыслар гына була ала, россияннар юк", - дигән идеяләренә аваздаш кебек тоелды бу фикер.
Тагы да килешкән - килешмәгән фикерләр бар, әлбәттә. Әмма озынга китте, гафу!
Чынлап та, формасы белән дә,эчтәлеге ягыннан да кызыклы, файдалы үтте татар форумы.
Лилия Сәгыйдуллина, педагогия фәннәре кандидаты.
Андрей Шальков фотолары.