Җәмгыять
7 декабрь 2023, 10:15

Түрәләрне коррупция өчен җаваплылыкка тарттырмаска тәкъдим итәләр

Шундый закон каралачак. 

Түрәләргә коррупция өчен җаваплылыкка тартмаска тәкъдим итәләрТүрәләргә коррупция өчен җаваплылыкка тартмаска тәкъдим итәләр
Түрәләргә коррупция өчен җаваплылыкка тартмаска тәкъдим итәләр

Башкортстан Корылтаенда түрәләрне һәм депутатларны "форс-мажор шартларында" кылган булсалар, коррупция белән бәйле хокук бозулар өчен җаваплылыкка тарттырмаска тәкъдим итәләр. Бу хакта "РБК Уфа" җиткерә.

Канун өлгесендә әйтелгәнчә, әгәр коррупция белән бәйле хокук бозулар "физик затка бәйле булмаган хәлләрнең нәтиҗәсе" дип табылса, дәүләт хезмәткәрләрен һәм депутатларны җаваплылыктан азат итәчәкләр. Язуда әйтелгәнчә, мондый "хәлләргә" аерым алганда табигать казалары, янгыннар, эпидемия, хәрби хәрәкәтләр, террорчылык, илнең (чит илләрнең дә) дәүләт оешмалары керткән тыюлар, чикләү чаралары керә.

Шулай итеп, депутат яки түрә, әйтик, декларация тапшырмаса, аңа җәза бирелмәскә мөмкин. Адвокат Роман Петров әйтүенчә, бу тәкъдим түрәләргә карата вак игътибарсызлыклар аркасында килеп чыккан, нигезсез дәгъваларны әзәйтәчәк.

"Дәүләт хезмәткәре яки муниципаль хезмәткәр булган кеше чынлап та банк исәбен, кредит картасын яки тагын нәрсәнедер күрсәтергә онытырга мөмкин. Моның өчен кисәтү бирергә, административ җаваплылыкка тарттырырга, вазифасыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр", дигән ул. Шул ук вакытта җитди коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылыктан азат итү турында сүз бармый, ди Петров.

Фото:

ideputat.er.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас