Җәмгыять
7 декабрь 2023, 08:34

Сөенер өчен мең сәбәп!

Сөенеп, шөкер итеп яшик, дуслар!

Сөенер өчен мең сәбәп!Сөенер өчен мең сәбәп!
Сөенер өчен мең сәбәп!

Сөенеп, шөкер итеп яшик, дуслар!

 

Иртә белән торып аякка бастың, аннан йөреп киттеңме?

Сөен - дөньяда күпме кеше:

"Их, бер генә торып басарга иде дә, йөреп китәргә иде!" - дип хыялланып ята…

Тәрәзәдән дөньяның матурлыгын: ак бәскә төренгән агачларны,чәчәккә күмелгән хозурлыкны, күкнең зәңгәрлеген, нурлы кояшны күрдеңме?

  • Тагын сөен: дөньяда көн яктылыгын күрә алмаучы сукырлар күпме?!

 

Кадерле кешеңнең назлы тавышын, яраткан көеңне, җил сызгыруын, табада коймак чыҗлавын ишетеп кинәндеңме?

- Сөенер өчен тагы бер сәбәп: бу дөньяда күпме кеше ишетми…

 

 Сөйләшә аласыңмы? 

- Сөен - моннан мәхрүм булганнар да күп!

 

  Якты, матур өегез бармы?

- Сез бик бай! Дөньяда йортсыз-җирсез зарыгып йөрүчеләр күпме?!

 

Табын янына утырып икмәк, тәмле, татлы ризыклар белән сыйландыңмы?

- Аллаһка шөкер ит: Җир йөзендә ачлар бик күп!

 

 Безгә гап-гади тоелган суга да шөкер итү кирәк. Суга туймаучы илләр, халыклар күпме?!

 

 Язылганнарны укып чыктыңмы?

 —Тагы бер сөен: дөньяда укый-яза белмәүчеләр дә бик күп!

 

Бәхет ул - Аллаһы Сүбехәнә үә Тәгалә биргән дөнья нигъмәтләреннән тәм таба белүдә, бар булганга Аллаһка шөкрана кылып яшәудә.

Сөенеп, шөкер итеп яшик, дуслар!

Фото: ВКонтакте

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас