

Башкортстаннан Ленинград блокадасын кичерүчеләр поездларда бушлай йөри алачак, дип ишеттек. Бу – гомерләренең соңгы көненә кадәр сакланачак хокукмы, әллә аның конкрет срогы бармы?
Тимур Гарипов.
Бу ташламаның гамәлдә булу срогы бар – авыр сугыш елларында камалышта калган Ленинградта яшәгән башкортстанлылар 2 ай бушлай поездларда йөри алачак. Озата баручы бер кешегә дә бушлай билет бирелә.
Башкортстан республикасының Транспорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, 1 декабрьдән Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгы уңаеннан “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе булган гражданнар ерак юлга баручы поездларда чикләнмәгән санда сәяхәт итә алачаклар. Билетларны гомуми вагонда, плацкартта, шулай ук купе һәм “спальный вагон” вагондарда, шулай ук “Сапсан” поездларының эконом һәм бизнес-классында рәсмиләштерергә мөмкин.
Акчасыз билетны 2023 елның 1 декабреннән ерак юлга баручы поездларга паспорт һәм ташлама хокукын раслаучы документ күрсәтеп рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Веб-ресурсларда акчасыз юл йөрү документлары рәсмиләштерелми.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда 60ка якын блокадачы яши.