

Авыл җирендә яшим, электр өчен аена уртача 400 сум түлим. Ә банк тагын 50 сум ала. Бу хәл кайчан бетәр икән соң?
Илдус.
– Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссияләрен тыю турындагы закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан 2020 елда ук беренче укылышта кабул ителгән иде. Бу карарның инициаторы “Бердәм Русия” фракциясе булды, – ди бу уңайдан Думаның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева. - Банклар бик нык каршылык күрсәттеләр, һәм закон чыгару эше озакка сузылды.
Ләкин хәзер киртәләр юк. Декабрьдә депутатлар тиешле законны икенче һәм өченче укылышта өстенлекле тәртиптә караячак, һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә теләсә нинди комиссияләр 2024 елдан гамәлдән чыгарылачак.
Банкларның мондый түләүләрне башкару чыгымнарын ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга һәм идарә итүче компанияләргә йөкли алуы гына борчый. Бу торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең финанс хәлен һәм алар күрсәткән хезмәтләрнең сыйфатын начарайтачак. Мондый оешмалар өчен дә банк комиссияләрен чикләү дөрес булыр иде. Ләкин закон проекты моны күздә тотмый.