

Мин банк картасына заказ бирдем, ләкин аны алмадым – карточканың кирәге чыкмаячагы ачыкланды. Хәзер уйга калдым – вакыт үтү белән миңа аны “кулланган” өчен комиссия түләргә кирәк дип әйтмәсләрме?
Илүсә Галиева.
- Бу уңайдан түбәндәгеләрне белеп торырга кирәк, - ди дәүләт банкының аналитика департаменты башлыгы Игорь Штерн. – Заказ буенча эшләнгән банк картасы клиент күрсәткән бүлеккә китерелә һәм, кагыйдә буларак, әзер булуы турында хәбәр ителгәннән соң, 4 ай дәвамында хуҗасын көтә.
Бу срок тәмамлангач, кирәге чыкмаган пластик юк ителәчәк. Ә менә карта исәбе калачак – аны хуҗасының гаризасы нигезендә генә ябарга мөмкиннәр. Монда инде чыннан да уйланырга урын бар. Мәсәлән, тарифка бәйле рәвештә банк исәпне алып барган өчен комиссия билгели ала. Карта кредитныкы булса, аның лимиты кредит тарихында исәпкә алыначак. Шуңа күрә, заказ биреп эшләтелгән банк картасы кирәк булмаса да, барыбер банк белән элемтәгә керегез һәм исәпне яптырыгыз.
Фото: yandex.ru