

Ремонт вакытында ванна һәм бәдрәф бүлмәләрен берләштердек. Әмма ремонт тәмамлангач кына танышлар мондый эшләрне шәһәрнең төзелеш идарәсе белән килешмичә эшләргә ярамый дип аңлаттылар. Безне хәзер нинди күңелсезлекләр көтәр икән?
Айгөл. Уфа шәһәре.
“Сантехника бүлмәләрен үзгәртергә планлаштыру тыелмый, - дип аңлата бу уңайдан адвокат Евгения Бородина. - Әмма хакимият органы белән килешмичә, техник паспортта чагылдырылган фатир планына үзгәрешләр кертергә ярамый. Әгәр тикшерү бу эшләрне ачыкласа, 2,5 мең сум штраф яный.
Фатирны сатканда да кыенлыклар туарга мөмкин. Әгәр сатып алучы фатирыгызны ипотекага алса, банк, фатир торышын бәяләү өчен, бүлмәләрне фотога төшерүне сораячак. Фотоларда үзгәрешләр күренәчәк. Ипотека кире кагылачак һәм килешү өзеләчәк. Әмма шәһәр төзелеше нормаларын бозмаган үзгәртеп коруны, күпфункцияле үзәк аша гариза биреп, рәсмиләштерергә мөмкин.