

Атна башында мессенджерларда республиканың Гидрометеорология һәм тирә-як мохит мониторингы буенча федераль хезмәт чыгарган докладның бер өлеше тарала башлады.
Анда: “Арктик һава массасы таралу белән 7 декабрьдән республиканың төньяк өлешендә төнлә һава температурасының -28, -33 градуска кадәр түбәнәюе көтелә, көндез -21, -26 градус салкын булмакчы, төбәкнең көньягында -20, -25 градус, көндез -15, -20 салкын булачак.
8-11 декабрь көннәрендә шулай ук төнлә -28, -33 градускача суытачак, урыны белән -38 градуска кадәр, көндез -23, -28 градус салкын була”, – дип язылган иде.
Китте куркытулар, ут сүнәргә мөмкин, ут сүнсә котеллар эшләмичә, җылылык батареялар туңа һәм башка, һәм башка. Шәһәр властьлары электр котеллары белән җылытылучы Елкыбай, Самохваловка, Нугай, Карпово авылларында аеруча игътибарлы булырга чакырды. Кичә ватсапта балаларга, кайсы звенода укуларына карап, ничә градус салкында мәктәпкә бармаска мөмкинлеген тасвирлаган видео таралды. Кыскасы, ыгы-зыгы туды.
Бүген Уфа читендә иртәнге сәгать җидедә -25 градус салкын иде. Әле - 26. Ә сездә ничә градус, җәмәгать? Төньяк районнарда чынлап -30 градустан да түбәнрәк температуралар теркәлдеме? Балаларыгыз мәктәптәме, әллә сез аларның татлы йокыларын бүлмәскә булдыгызмы?