Җәмгыять
5 Декабря 2023, 11:39

Яңа елга нәрсә бүләк итмәскә?

SuperJob эш эзләү сервисы, Яңа елга иң начар бүләкләр исемлеген төзү ниятеннән, сораштыру уздырган. Начар бүләкләр исемлеге шактый ук озын булып чыккан.

Яңа елга нәрсә бүләк итмәскә?Яңа елга нәрсә бүләк итмәскә?
Яңа елга нәрсә бүләк итмәскә?

 

Белгечләр мәгълүматларына караганда, респондентларның 12 проценты бәйрәмгә кием-салым бүләк итмәүне хуп күрә: алар оекбаш, халат, свитер, футболка, башлык һәм шарфны (бигрәк тә Яңа ел рәсемнәре белән) бүләккә санамый.

Сораштыруда катнашучыларның 9 проценты сөлге, язу-сызу, спорт, урын-җир кирәк яраклары, чәчәкләр, пазл, бижутерия ише әйберләрне бүләк итмәүне һәм бүләккә алмауны хуп күрә. Ә 4 проценты косметика һәм гигиена әйберләрен уңышсез бүләк дип саный. Антирейтингка шулай ук сувенирлар (уенчыклар, сын, магнит, шәмнәр), тәм-томнар һәм кухня кирәк-яраклары эләккән. Мондый бүләк респондентларның 3 проценты күңеленә хуш килми.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 18 проценты, иң начары – Яңа елда гомумән котлаусыз, бүләксез калу, дигән фикердә. Ә инде һәр өчесенең берсе Яңа елда үзләренә начар бүләк эләкмәгәнлеген белдергән.

Чыганак: vatantat.ru

probuild-info.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас