Җәмгыять
5 декабрь 2023, 17:58

Русия - минем тарихым

Уфаның тарихи паркында укучыларга Мәскәү өчен сугыш турында сөйләделәр.

Русия - минем тарихымРусия - минем тарихым
Русия - минем тарихым

 

Бүген, 5 декабрьдә, Уфаның «Русия – минем тарихым» тарихи паркында 1941 елда Мәскәү янында Кызыл Армиянең контрһөҗүме башлануын билгеләгән ике истәлекле датага — Билгесез солдат көненә һәм Русиянең Хәрби дан көненә багышланган чара узды.

Чарада Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясенең бишенче сыйныф укучылары катнашты. Тарихи парк хезмәткәрләре алар өчен экскурсия үткәрделәр, аның барышында балаларга төрле чорларда Ватанны саклаган рус сугышчылары катнашындагы Бөек сугышлар турында сөйләделәр.

Мәктәп укучылары алдында «Русия эзләү хәрәкәте» төбәк бүлеге рәисе Владимир Волков чыгыш ясады. Ул 1941 елның декабрь вакыйгаларына җентекләп туктала, шулай ук балаларга Бөек Ватан сугышы чорындагы Совет һәм немец солдатларының коралларын һәм амунициясен күрсәтә.

Тарихи парк экскурсоводы Руслан Шәмигулов Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи фактларны белү буенча мавыктыргыч викторина үткәрде. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр, иң яхшы белгечләр бүләкләр алдылар.

1941 елның 5 декабрендә Мәскәү өчен башланган сугыш икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышлары тарихында кискен үзгәрешләрнең берсе була. Ул немец армиясенең җиңелә алмавы турындагы мифны юкка чыгара, Мәскәүне алу буенча Гитлер планы җимерелә: немецлар дәүләт башкаласыннан 150300 километрга чигенәләр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас