Җәмгыять
5 Декабря 2023, 07:17

"Озын толым" конкурсы җиңүчесе кем?

"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Өмет"  төркемендә конкурс тәмамланды. 

"Озын толым" конкурсы җиңүчесе кем?"Озын толым" конкурсы җиңүчесе кем?
"Озын толым" конкурсы җиңүчесе кем?

"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Өмет" гәзите төркемендә без төрле конкурслар оештырабыз  Чираттагы бәйгебезгә озын толымлы кызларны, ханымнарны җәлеп иттек.

Бик күп фотолар килде. Барысының да чәчләре озын, үзләре сөйкемле! Җиңүче тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнде. Шулай итеп, "Озын толым" конкурсында Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Айлинә Искәндәрова җиңүче булды! Ул, башка катнашучыларга караганда, иң күп тавыш җыйды.

Нәни дустыбызны җиңүе белән ихлас котлыйбыз! Истәлеккә аңа "Өмет" гәзите исеменнән бүләк булачак!

Калган катнашучылар кәефләрен төшермәсен иде, чөнки без конкурслар оештырып торабыз, киләсендә сезгә дә җиңү бәхете елмаер!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас