Җәмгыять
4 декабрь 2023, 10:42

Яңа ел корпоративларын үткәрү тыела

Фәлән йөз мең солдатларыбыз кан койганда бәйрәм итү  урынсыз, дип саный төбәк җитәкчесе. 

Калуга өлкәсе губернаторы Владислав Шапша төбәк  түрәләренә янә Яңа ел корпоративлары үткәрүне тыйган. Бу хакта ул урындагы хөкүмәт утырышында кисәткән.

Төбәк башлыгы сүзләренчә, бүгенге көндә андый чаралар үткәрү урынсыз.

Калуга өлкәсендә түрәләр өчен Яңа ел корпоративларын үткәрүне тәүге тапкыр 2020 елда коронавирус пандемиясе таралган чорда тыйганнар иде. Былтыр, 2022 елда, Шапша чиновникларны бәйрәм итүдән илдәге махсус операция сәбәпле баш тартырга чакырган иде.  

Моңа кадәр Кырым башлыгы Сергей Аксенов та Украинада барган махсус хәрби операция вакытында Яңа елны фейерверклар, зур табыннар һәм корпоратив чаралар оештырып бәйрәм итү урынсыз һәм  этикага туры килми, дип  белдергән иде. Әмма ул Кырымның балалар бакчалары һәм мәктәпләрендә утренниклар үткәреләчәк, шәһәр һәм поселокларда Яңа ел чыршылары куелачак, дип ышандырды.

Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар? Илдәге хәлләрне бәяләгәндә, Яңа ел корпоративлары үткәрү урынлымы? 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас