Әкияти матур бәйрәм – Яңа елга якынлашабыз. Бүгеннән якыннарыбызга, дусларыбызга бүләкләр сайлау турында уйлар керә башка. Чыннан да, нәрсәләр бүләк итәргә була соң? Якыннарның теләкләрен искә алып сайларгамы? “Сиб.фм” порталы Яңа ел бүләкләре өчен яңа идеяләр тәкъдим итә. Шуларга күз салыйк әле.
- Өй текстиле. Ул беркайчан да артык булмый, диләр хуҗабикәләр. Димәк, карават япмалары, пледлар, сөлгеләр, декоратив мендәрләр һәм салфеткаларны рәхәтләнеп сайларга була.
- Декорация әйберләре. Аларга көндәлек тормышта акча сарыф итәсе килми, ә менә Яңа елда бу “безделушкалар” бик тә урынлы булачак: болар - керамик статуэткалар, шәмдәлләр, аромашәмнәр, өстәл яки стена сәгатьләре, кашпо, картиналар, автомобиль яки самолет модельчекләре.
- Канцелярия һәм китаплар: гравировкалы каләм, блокнотлар, календарь, магнит планер, китаплар шулай ук күпләрнең күңеленә хуш килер.
- Кыйбат булмаган көнкүреш техникасы: яшелчәләр кую өчен җайланма, электр гриле, вафельница, сок сыгучы, һаваны дымландыручы приборларга кем генә сөенмәс икән?
- Йөз һәм тән матурлыгы өчен продуктлар: косметика, хушбуйлар, гигиена чаралары, өй шартларында битлекләр әзерләү өчен аппарат – боларны һәрбер хатын-кыз шатланып, рәхмәтләр әйтеп кабул итәчәк. Ир-атлар да риза булыр.
- Ир-атлар дигәннән. Хәләлегезгә гантельләр, спорт залына абонемент, өстәл уеннары (шахмат, нардлар), авто өчен видеорегистратор бүләк итә аласыз.
Бер сүз белән әйткәндә, алга – кибетләргә, дуслар! Һәрберебезгә уңышлар насыйп булсын!