Җәмгыять
1 декабрь 2023, 17:39

Радий Хәбиров киңәшмәдә катнашты

Бүген, 1  декабрьдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы гражданлык законнарын кодлаштыру һәм камилләштерү буенча Советның күчмә утырышы эшендә катнашты. Ул «Венедикт укулары» беренче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Юристлар көне алдыннан уза.

Русия Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников билгеләп үткәнчә, Башкортостан очраклы рәвештә күчмә утырыш уздыру урыны итеп сайланмаган.

- Соңгы 20 елда республикада юридик белем югары дәрәҗәгә җитте. Башкортстан юристлары Ассоциациясе Русиядә әйдәп баручы һөнәри берләшмәләрнең берсе булып тора, – диде Павел Крашенинников.

Радий Хәбиров үзенең чыгышында республика өчен Русия Президенты каршындагы гражданлык законнарын кодлаштыру һәм камилләштерү буенча Совет утырышын үткәрү зур хөрмәт булуын ассызыклады.

 - Башкортстанның юридик белем бирүне үстерү шундый ки, икътисадның, дәүләт идарәсенең барлык ихтыяҗлары, тормышның барлык өлкәләре нигездә безнең юридик югары уку йортларын тәмамлаучылар тарафыннан тәэмин ителә, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. 

Чыганак: glavarb.ru

Читайте нас