

1 декабрьдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Россия төбәкләре икътисады министрлары белән беренче Федераль координация киңәшмәсендә катнашты.
Аны илнең икътисади үсеш министры Максим Решетников үткәрде. Көн тәртибендә - территорияләрне социаль-икътисади үстерү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, инвестицион сәясәт, тышкы икътисади эшчәнлек һәм төбәкләргә федераль ярдәм күрсәтү инструментларын камилләштерү мәсьәләләре. Киңәшмәнең эшлекле программасы 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Русия Икътисади үсеш министрлыгының киңәйтелгән делегациясе, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы вәкилләре, ил төбәкләре икътисад министрлары катнашлыгында уза. Уфага Русия Федерациясенең 80 субъектыннан барлыгы 150дән артык делегат килде.
Бу хакта тулырак монда укый аласыз.