Җәмгыять
1 Декабря 2023, 11:20

Ике яшьлек бала бот сөяген сындырган

Балалар бакчасында да төрле хәлләр булгалый шул.

title
Ике яшьлек бала бот  сөяген сындырганИке яшьлек бала бот  сөяген сындырган
Ике яшьлек бала бот сөяген сындырган

Башкортстанда ике яшьлек сабый балалар бакчасында бот сөяген сындырган

Октябрьский шәһәре балалар бакчаларының берсендә тәрбияче хөкем ителәчәк. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә.

Быелгы елның октябрендә балалар бакчасы территориясендә ике яшьлек малай өч яшьтән зурырак балалар өчен тәгаенләнгән  үрмәләп менә торган стенадан егылып төшкән.

Баланың бот сөяге сынган, сәламәтлегенә зыян килгән. Гаепләнүче гаепле булуын өлешчә таныган. Эш судка җибәрелгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас