Җәмгыять
1 декабрь 2023, 05:18

Федераль судьялар билгеләнде

28 ноябрьдә Башкортстан Югары Судында Русия Президенты  Владимир Путин Указы белән билгеләнгән федераль судьяларга таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Документларны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров йөкләмәсе буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов тапшырды. Тантаналы шартларда ул БР Югары Суды судьясы Артур Гыймалетдиновка, Бәләбәй шәһәре суды судьясы Ольга Огородниковага, Белорет районара суды судьясы Яна Фәрхетдиновага, Уфаның Дим районы суды судьясы Вера Захаровага, Нефтекама шәһәре суды судьясы Әлфия Волковага һәм Чишмә районы суды судьясы Лира Захаровага таныклыклар тапшырды. Алексей Касьянов яңа судьяларны җаваплы статусы белән котлады, аларга уңышлар һәм гаилә иминлеге теләде. 

Чыганак: bashinform.ru

 

  

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас