Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2023, 13:11

“Туры эфирлар” – нәтиҗәле һәм эшлекле инструмент

Комил Сираҗетдинов, эшкуар, Башкортстан республикасы Краснокама районы башлыгы кинәшчесе, яшь галим:

“Туры эфирлар” –  нәтиҗәле һәм эшлекле инструмент
“Туры эфирлар” – нәтиҗәле һәм эшлекле инструмент

Комил Сираҗетдинов, эшкуар, Башкортстан республикасы Краснокама районы башлыгы кинәшчесе, яшь галим:

 

- “Туры эфирлар” бүгенге көн проблемаларын ачып күрсәтүче һәм халык фикерен  ишетеп, белеп тору өчен барометр кебек.  Бу нәтиҗәле һәм эшлекле инструмент. Радий Хәбиров ел саен үз эшчәнлегендә бу форматны дөрес итеп куллана. Социаль челтәрләр аша булсынмы ул, ТВ ашамы, “Туры линия” йөз процент халыкның игътибарын җәлеп итә. Бу ясалма интеллект чараларын кулланып эшләү нәтиҗәсе дә булып тора. Кешеләр үзләрен борчыган сорауларны яңгыратып, аларга җавап ала һәм инде ул мәсьәләләр хәл ителгән урыннардан рәхмәт белдерүләре туры элемтәләрнең максатка ирештергән нәтиҗәсенә ачык мисал. Бу мөһим эшчәнлек билгесе.

Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы белән 5 ел җитәкчелек итә.  Шул елларда уздырылган “Туры линияләр” эшләнгән эшләргә отчет формасы да. Төбәк җитәкчесе алга, үсешкә бару өчен ирешкәннәрдә тукталмаска өйрәтә. Ул болай ди: “төнге уникедән соң бар да нульгә килә, ә җиренә җиткерелмәгән эшләр икеләтә арта”. Бу бик дөрес фикер. Төбәк җитәкчесе үзен -үзе дә алга өнди һәм шул ук вакытта чиновникларга да тик торырга форсат калдырмый, яңа максатлар куярга, аларны хәл итәргә этәрә.

Узган еллар тәҗрибәсе нәрсә күрсәтә?  Халык белән турыдан аралашу нәтиҗәсендә күп карарлар кабул ителә,  эш һәм максатлар билгеләнә. Нәтиҗәдә бик мөһим мәсьәләр хәл ителә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның туры линиядә эшчәнлеген бик хуплыйм һәм аны реаль эшләр агышына зур йогынты ясавын белдерәм.

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас