Җәмгыять
29 ноябрь 2023, 16:33

Юллар тәртипкә китереләчәк!

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры линия” вакытында юллар мәсьәләсенә җитди тукталды.

Юллар тәртипкә китереләчәк!Юллар тәртипкә китереләчәк!
Юллар тәртипкә китереләчәк!

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры линия” вакытында юллар мәсьәләсенә җитди тукталды.

   2023 елның июнендә республикада киңкырлы юллар ремонты башланды. “Фонящие дороги” исемен алган бу проект республика халкында еллар дәвамында зар тудырган юлларны ремонтлауны максат итеп куя.

   Бүген Радий Хәбиров шул хакта үз фикерен җиткерде:

   “Бер вакыт җитте һәм без халыкны дистә еллар дәвамында җәфалаган юлларны чын-чынлап үз көчебез белән хәл итә алачагыбызны аңладык. Кешеләр яза: “Юлларны эшләгез, юлларны эшләгез”,- дип. Быел без “фонящие дороги” проектына 4 миллиард сум акча юлладык. Быел 30 районда 4 миллиард сумга юлларны ремонтлыйбыз. Киләсе елга мин инде минфиннан бу максатка 4 миллиард сум түгел, ә 5 миллиард сум сорар идем”.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас