Җәмгыять
29 ноябрь 2023, 16:50

Телефон мошенниклары белән үзеңне ничек тотарга?

Башкортстан Башлыгы ”туры линия” вакытында шул турыда киңәш бирде.

Телефон мошенниклары белән үзеңне ничек тотарга?Телефон мошенниклары белән үзеңне ничек тотарга?
Телефон мошенниклары белән үзеңне ничек тотарга?

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 29 ноябрьдә «туры линия» вакытында дистанцион мошенниклык белән бәйле хәлгә аңлатма бирде. Кызганычка каршы, республикада яшәүчеләр арасында  «телефондагы тавышка» ышанып,  аферистларга миллионлаган сум акча күчерүчеләр байтак. Шулай ук республика җитәкчесе “сезгә явыз ниятле кешеләр шалтыратканы бармы, һәм алар белән ничек көрәшергә дигән сорауга җавап бирде.

"Беләсезме, минем күптән инде бер принцибым бар - мин таныш булмаган телефон номерларын алмыйм. Әгәр ул номер телефонымда язылган икән, мин җавап бирәм,  юк икән, юк. Шалтыратмыйлар,  менә шундый пародокс. Мин, әйткәндәй, нигә телефонны еш алыштырам? Чөнки берникадәр вакыттан соң номерым могҗизалы рәвештә билгеле була, -  диде Радий Хәбиров. - Ләкин бу бик зур проблема. Акчалар белән санасак, бу берничә миллиард сум. Аны Башкортстан халкы башлыча ВСУга җибәргән. Парадокс шунда,  анда „талантлы“ явызлар эшли..."

Башкортстан башлыгы журналистларга, кешеләр алданмасын өчен,  телефон аферистлары, телефон мошенниклыгы темасын ешрак яктыртуны сорап мөрәҗәгать итте, шулай ук телефон аферистлары белән үзеңне ничек тотарга кирәклеген әйтте.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас