Җәмгыять
29 ноябрь 2023, 17:35

Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлау кайчан башланачак?

“Туры линия”дә Радий Хәбировтан шул хакта сорадылар.

Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлау кайчан башланачак?Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлау кайчан башланачак?
Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлау кайчан башланачак?

- Һәйкәлгә 50 елдан артык һәм ул реконструкциягә мохтаҗ, - дип ассызыклады Хәбиров. - Моны барлык экспертлар да әйтә. Визуаль да күренә. Ремонт кирәклеген аңларга, кабул итәргә кирәк.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, ремонт эшләре Башкортстан башкаласының 450 еллыгы бәйрәм чаралары үткәннән соң, ремонт өчен бөтен документлар әзер булгач башланачак.

— Бу эш арзан булмаячак — 300 млн сум турында сөйлибез, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. - Һәйкәлне, һичшиксез, сүтәргә, кисәргә туры киләчәк. Барлык һәйкәлләр дә өлешләп китерелә һәм аннары эретеп ябыштырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас