

Русиянең конкурентлык өстенлеге – аның мәдәниятләре, традицияләре һәм гореф-гадәтләренең күптөрлелегендә, диде Русия Президенты Владимир Путин Бөтендөнья рус халык соборы утырышында. “Безнең зур күпкырлы илебез бар, һәм әлеге мәдәниятләр, традицияләр, гореф-гдәтләр төрлелегендә – безнең көчебез, зур көндәшлек өстенлеге һәм потенциалы", – диде Дәүләт Башлыгы, бу төрлелекне сакларга һәм даими рәвештә ныгытырга кирәклеген ассызыклап.
Путин моңа барлык төбәкләр башлыкларын да игътибар итәргә чакырды һәм традицион диннәр пастырьләре абруена, шулай ук барлык сәяси һәм иҗтимагый оешмалар җаваплылыгына өметләнүен өстәде.
Ил башлыгы үзенең чыгышы кысаларында чиркәүнең дәүләттән аерылган, әмма җәмгыять тормышыннан аерылгысыз булуын белдерде. Бу уңайдан Путин Русиядә яшәүче халыклар ышанган традицион диннәрнең яшьләрне тәрбияләүдә мөһим роле турында искә төшерде.
Моңа кадәр Путин Көнбатыш религия һәм гаиләнең әхлакый нормаларын кире кага, дигән иде. Мисал буларак, ул ир-атлар һәм хатын-кызлардан башка төрле “гендерлар” төшенчәсе киң таралган АКШ белән Европаны китерде.
Чыганак: lenta.ru