Җәмгыять
29 ноябрь 2023, 16:01

Мәктәпләргә зур игътибар булачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры эфирда Белореттан 8нче мәктәп коллективы элемтәгә чыкты.

Мәктәпләргә зур игътибар булачакМәктәпләргә зур игътибар булачак
Мәктәпләргә зур игътибар булачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры эфирда Белореттан 8нче мәктәп коллективы элемтәгә чыкты.

Бу мәктәп капиталь төзекләндерелгән. Аны декабрь башында тантаналы шартларда ачачаклар. Мәктәп коллективы Радий Фәрит улын шул тантанага чакырды.

Төбәк Башлыгы Белоретта күптән булмавын әйтте, "мөмкинлек табып барырга тырышырмын", диде. Бу мәктәпнең спорт мәйданчыгын төзекләндерүдә хәл ителеп бетәсе мәсьәлә барлыгын, аның чишеләсен белдерде.

2023 елда Төбәк Башлыгы күрсәтмәсе буенча 29 муниципалитетта 164 мәктәпне капиталь төзекләндерүгә һәм тәэмин итүгә республика бюджетыннан 680.02 млн сум бүленгән. Быел бездә 29 муниципалитетта 77 мәктәп төзекләндерелгән. 2022-2023 елда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча 140 белем учагы ремонтланган. .

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас