Җәмгыять
29 ноябрь 2023, 17:10

“Башкортстанда “Озын гомерлелек. Туризм" программасы дәвам итәчәкме?

“Туры линия” вакытында Радий Хәбиров шушы сорауга җавап бирде.

“Башкортстанда “Озын гомерлелек. Туризм" программасы дәвам итәчәкме?“Башкортстанда “Озын гомерлелек. Туризм" программасы дәвам итәчәкме?
“Башкортстанда “Озын гомерлелек. Туризм" программасы дәвам итәчәкме?

 - “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы киләсе һәм аннан соң киләсе елда да дәвам итәчәк. Әлегә без 20 мең кешене сәяхәткә җибәрдек, бу да яхшы, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Аның фикеренчә, программага ярашлы, елына 50 мең туристны җәлеп итеп булыр иде. - Әлегә без финанслар аркасында бу кадәр булдыра алмыйбыз. Киләсе елга, мәсәлән, 20 мең кешене җибәрергә ниятлибез. Бәлки, 30 меңгә җиткереп, ел саен арттырып булыр. Безнең пенсионерлар әле яшь:  аларга 55, 60, 65. Ничектер шулай килеп чыга, алар пенсиягә чыгалар, балалары үскән һәм алар үз-үзләренә бикләнәләр. Өйдә утыралар. Ә без аларга, асылда, яшьлеккә кайтырга мөмкинлек бирәбез. Алар автобусларда җырлар җырлыйлар, танышалар. Бу бик яхшы, шуңа күрә программаны үстерәчәкбез.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас