Җәмгыять
27 ноябрь 2023, 15:11

Шартларга карап тормыйлар

Төзүчеләр - төзи, табиблао дәвалый.

Шартларга карап тормыйларШартларга карап тормыйлар
Шартларга карап тормыйлар

Төзүчеләр - төзи, табиблар дәвалый.

 

Донбасска эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Красный Луч шәһәренең социаль объектларында булып, бердәм логистика үзәге эше белән танышты.

Республикадан гуманитар йөкләр белән даими рейслар аның мәйданчыгына килә, аннан аларны адресатларга - Башкортстан хәрбиләренә һәм урындагы халыкка бүлеп бирәләр.

Әйткәндәй, ноябрь башында Уфадан Донбасска 100нче гуманитар конвой җибәрелде. Красный Лучта Радий Хәбиров әлеге вакытта Башкортстан оталары төзекләндерүче шәһәр Мәдәният сараенда да булды.

Төбәк Башлыгы, шулай ук, Донбасска командировкага килгән һәм урындагы дәваханәләрдә эшләүче республика табиблары белән аралашты. 26 кешедән торучы медицина белгечләре бригадасы көн саен 50гә кадәр кешене – өлкәннәрне һәм балаларны кабул итә.

Радий Хәбиров бригада коллективына авыр шартларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас