

Социаль челтәрләрдә “Уфада 80нче мәктәптә җиденче сыйныф укучысын беренче кат тәрәзәсеннән төртеп төшергәннәр” дигән хәбәр таратканнар.
Вакыйганың “шаһиты” булган кеше сүзләренчә, малайны шул ук мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы этеп җибәргән, имеш. Бу хәлне видеога төшереп өлгергәннәр, ул шунда ук социаль челтәрләрдә таралган. Анда яшүсмернең тәрәзә төбендә утыруы һәм бер мизгелдән тротуарга килеп төшүе ачык күренә.
Зыян күргән укучыга, янәсе дә, “җитди җәрәхәтләр алган” диагнозы куйганнар – ул бик нык кулын авыттырган.
P.S. Бу хәлнең дәвамы бар. “Вся Уфа” телеканалы хәбәр итүенчә, зыян күргән үсмер үзенең видео-мөрәҗәгатендә югары сыйныф укучылары белән низагы турындагы имеш-мимешләрне кире каккан. Аның аңлатуынча, ул класска дуслары белән исәнләшергә кергән. Һәм кар алып, аны урамга ташламакчы булган. Ләкин таеп киткән һәм тәрәзәдән егылып төшкән. Үсмер аңлатуынча, ул кулын да, аягын да имгәтмәгән. Ул шулай ук үзен кемдер тәрәзәдән төртеп төшерүе турындагы сүзләрне катгый кире каккан.
Чыганак: newsbash.ru