Җәмгыять
24 ноябрь 2023, 09:15

СВОда катнашучыларга бушлай җир бирү турында закон кабул ителде

Закон рәсми рәвештә басылып чыккач, үз көченә керәчәк.

СВОда катнашучыларга бушлай җир бирү турында закон кабул ителдеСВОда катнашучыларга бушлай җир бирү турында закон кабул ителде
СВОда катнашучыларга бушлай җир бирү турында закон кабул ителде

Башкортстанда Русия Герое исеменә лаек булган һәм Русия орденнары белән бүләкләнгән махсус операциядә катнашучыларга бушлай җир участоклары биреләчәк.

23 ноябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның өченче утырышында өч укуда Башкортстанда яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга бушлай җир участоклары бирүне күздә тоткан закон кабул ителде. Закон проектын җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская тәкъдим итте.

Җир участоклары Русия Герое исеменә лаек булган яки Русия орденнары белән бүләкләнгән махсус хәрби операция ветераннарына биреләчәк. Хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә яки алган җәрәхәтләрдән һәлак булган очракта җир участокларын СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары алалачак: ир, хатын һәм балигъ булмаган балалар, алар булмаган очракта ата-аналар.

- Җир участогы алу өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар СВОда катнашу тәмамланган көнгә үзләренең яшәү яки Башкортстан территориясендә булу урыны буенча урындагы үзидарә органына мөрәҗәгать итә алачак. Һәлак булган катнашучының гаилә әгъзалары СВОда катнашучының яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итә алачак, - диде Наталья Полянская.

СВО геройларына һәм орденлыларына торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәпкә басарга кирәкми. Аларга шулай ук тиешле муниципаль районда, шәһәр округында өч елдан да ким булмаганча даими яшәү турында кагыйдә кагылмый. Закон рәсми рәвештә басылып чыккач үз көченә керәчәк.

 Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас