Җәмгыять
24 ноябрь 2023, 09:55

Коммуналка түләү өчен яңа кушымта барлыкка килде

“Дәүләт хезмәтләре”нә кереп карагыз.

Коммуналка түләү өчен яңа кушымта барлыкка килдеКоммуналка түләү өчен яңа кушымта барлыкка килде
Коммуналка түләү өчен яңа кушымта барлыкка килде

Утка, суга, газга һәм башка хезмәтләргә һәркем үзенә уңайлы булганча түли: өлкәнрәкләр почта бүлегенә, банкка барып түләсә, яшьрәкләр телефон аша кушымталар ярдәмендә түләргә өйрәнде. Бу җәһәттән тагын бар яңалык бар – хәзер торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен  "Дәүләт хезмәтләре.Йорт" мобиль кушымтасы аша комиссиясез түләргә һәм исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен тапшырырга мөмкин.

"Дәүләт хезмәтләре.Йорт" мобиль кушымтасы торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен бер урында хәл итәргә ярдәм итә. Сентябрьдә мобиль кушымта Русиянең барлык төбәкләрендә эшли башлады, ә бүген аны 900 меңнән артык русияле куллана.

Сервис ярдәмендә милекчеләр счетчик күрсәткечләрен тапшырырга,
  * торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез (СБП аша) түләргә,
  *гомумйорт җыелышында онлайн катнашырга,
  * капиталь ремонт эшләре графигы һәм идарә итүче оешмаларның отчетлары белән танышырга мөмкин.

Кушымтада "Дәүләт хезмәтләре" порталында расланган аккаунт аша авторизацияләнергә мөмкин. Күчемсез милек, исәпләү приборлары һәм счетлар турындагы мәгълүмат автомат рәвештә күренәчәк. Мәгълүмат булмаса, гариза бирергә мөмкин һәм идарәче оешма мәгълүматны актуальләштерә.

Кушымта торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы («ТКХ ГИС») базасында төзелгән.

"Дәүләт хезмәтләре.Йорт"ны  түбәндәге сылтамалар буенча урнаштырырга мөмкин:
iOS өчен: https://apps.apple.com/ru/app/госуслуги-дом/id1616550510
Android өчен: https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.sigma.gisgkh&hl=ru&gl=US

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас