

Бүген Дүртөйле районының Котлован күлендә боздан ярга чыгып җитәргә дүрт метр кала бер ир-ат суга егылып төшкән. Рейд үткәрүче коткаручылар ирне вакытында күреп алган һәм исән-имин ярга чыгып җитәргә ярдәм иткән. Бу хакта Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Кирилл Первов хәбәр итте.
Шулай ук бүген Белореттагы ике егет тә гомерләре белән чак кына хушлашмый калганнар, алар сулыкның туңыр-туңмас бозы буйлап йөреп килергә уйлаганнар. Ләкин яшьләрнең аяк астында боз шытырдап чатный башлагач, болар бик нык курыкканнар һәм ярдәмгә чакыра башлаганнар. Бәхеткә аларның тавышларын коткаручылар ишеткән һәм ярдәмгә ашыккан. Алар һәрдаим сулык ярлары буйлап профилактик рейд үткәрәләр.
"Республика елгаларында һәм сулыкларында боз барлыкка килү чоры башланды. Бу вакытта коткаручылар даими рәвештә боз катламын күзәтәләр. Мондый рейдлар вакытында коткаручылар бозның калынлыгын үлчәп кенә калмыйлар, ә халык белән профилактик әңгәмәләр дә үткәрәләр. Беренче боз иң мәкерлесе. Куркынычсызлыкның гадәти нормаларын санга сукмау фаҗигале хәлләргә китерергә мөмкин”, - дип аңлаталар БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.
Коткаручылар искәртә: бозга чыгу катгый тыела! Әле бу вакытта боз ныклы түгел, ул әз генә нагрузканы да күтәрми.
Фото:ya.ru