

22 ноябрьдә “Ватанны саклаучылар” Кубогы кысаларында СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә багышланган түгәрәк өстәл үтте.
Залда хакимият органнары, иҗтимагый оешма вәкилләре, дин әһелләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, һәлак булган хәрбиләрнең әниләре җыелды.
Чараны ачып, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина болай диде:
- “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалы республикада 2023 елның 1 июнендә оештырылды. Аның составында эшләүче 54 социаль координатор СВО ветераннары һәм катнашучылары, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Алты ай эчендә 12 мең мөрәҗәгать кабул ителде. Аларның 8 меңе буенча карарлар кабул ителгән инде. Иң борчыган сораулар – ярдәм чаралары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы таныклыгын алу, юридик һәм психологик ярдәм, шифаханә-курорт дәвалавын тәэмин итү. Фондның төп бурычы – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бердәм ярдәм итү системасын формалаштыру, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын тыныч тормышка кайтару.
Русия Федерациясе Герое, РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарә референты, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының күзәтү советы әгъзасы Алексей Романов түгәрәк өстәлгә җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм геройлар истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләргә тәкъдим итте. Катнашучыларны шулай ук Русия Федерациясе Герое, Русия халыклары Ассамблеясе генераль директоры Александр Даркович сәламләде.
Түгәрәк өстәлдә Дәүләт Җыелышы-Корылтай вице – спикеры, “Бердәм Русия” партиясе фракциясе җитәкчесе Салават Хөсәенов, “Хатын-кыз бәхете территориясе” хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова һәм башка катнашучылар чыгыш ясады. Чара кысаларында "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы һәм дини оешмалар арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды.
СВОда һәлак булган батыр ир-егетләрнең әниләрен Әниләр көне белән котлау күңелгә үтеп керерлек мизгел булды.