



Менә, ниһаять, “Килен белән каенана” конкурсы да тәмамланды һәм аның җиңүчесе билгеле булды.
Бу конкурска барлыгы 40ка якын фото килде. Аларның һәммәсе дә матур,һәркайсы беренче урынга лаек иде. Ләкин уенның шарты буенча, җиңүче берәү генә булырга тиеш. Тавыш бирү нәтиҗәсендә беренче урынны Чакмагыш райнының Рапат авылыннан Эльвира Фазлыева яулады. Ул безгә килене Рида Әхмәдуллина белән төшкән фотосын җибәргән иде. ”Киленем белән без бик дус-тату яшибез”, - дип язган ул безгә. Аларга киләчәктә сезгә сәламәтлек, балалар шатлыгы һәм гаилә бәхете телибез!
Ә калган катнашучылар кәефләрен төшермәсен иде, чөнки без конкурслар оештырып торабыз, аларында катнашып, сезгә дә җиңү бәхете елмаер!

