Җәмгыять
23 ноябрь 2023, 06:55

2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде

Президент  Владимир Путин  илдә 2024 елны  Гаилә елы дип игълан итте. Ил башлыгының  моңа кагылышлы указы  хокукый мәгълүматның рәсми порталында дөнья күргән. Президент 27 декабрьгә кадәр хөкүмәткә Гаилә елын үткәрү өчен оештыру комитетын төзергә, аның составын расларга һәм планлаштырылган чаралар өчен финанс чыганакларын билгеләргә йөкләмә бирде.

Документка ярашлы, оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикованы билгеләячәкләр. Президент указының указы аңа кул куйган көнне, 22 ноябрьдә, үз көченә керә.

2023 ел Педагог һәм остаз  дип игълан ителгән иде. 2022 ел – Мәдәни мирас елы, 2021 ел – Фән һәм технологияләр елы, 2020 ел – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм дан елы буларак игълан ителгән иде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас