

Башкортстанда сугыш ветеранары өчен яңа дәваханә төзи башлаячаклар дип ишеттек. Шул дөресме?
Илгиз Шәйхәттаров.
Госпиталь булачак ул. 60 мең кв. метрлы бинаны 2024 елда проектлый башлаячаклар. Бу хакта Башкортстан Башлыгы махсус хәрби операция зонасында хезмәт барышында яраланган хәрбиләр белән очрашуда хәбәр итте.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, яралар алган хәрбиләргә сыйфатлы реабилитация кирәк. Иң мөһиме - дәвалау тиешле җиһазлар һәм компетентлы белгечләр булган җитди медицина учреждениеләре базасында узарга тиеш.
Ул әлеге вакытта хәрбиләргә 37 ярдәм чарасы каралуын билгеләп үтте. Шулай ук республика махсус хәрби операция ветераннарына киләчәктә эшкә урнаштыруда һәм социальләштерүдә актив ярдәм күрсәтергә әзерләнә. Сүз җәмәгать оешмаларында эшләү, укыту, республика мәшгульлек үзәге линиясе буенча предприятиеләрдә вакансияләр эзләү, шулай ук спортка җәлеп итү турында бара.