

Валентина Матвиенко: "Башкортстанда бердәм, көчле фикердәшләр командасы эшли".
Бүген Мәскәүдә Федерация Советында быел июнь аенда Уфада узган Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумына йомгак ясадылар.
Киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
- Чын күңелдән әйтәсем килә: уздыру дәрәҗәсе, эчтәлеге һәм нәтиҗәләре буенча бу - иң яхшы форумнарның берсе булды. Башкортстан җитәкчелеге ифрат зур оештыру һәм әзерлек эшләре башкарды. Беләм, Радий Хәбиров форумны әзерләүгә зур игътибар бирде, - диде Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко.
- Күптән түгел мин хезмәттәшем, Беларусь Республикасы Советы Рәисе Наталья Ивановна Кочанова белән очраштым. Ул үткән форум турында тагын бер кабат дулкынландыргыч сүзләр әйтте.
Иң мөһиме - саннар буенча нәтиҗәләргә ирешелде, төбәкләр, компанияләр һәм фирмалар арасында күпсанлы контрактларга кул куелды.
Хөрмәтле Радий Фаритович, Андрей Геннадьевич, Лилия Салаватовна, зур эш башкаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәт! Мин Башкортстанда бик дус, көчле фикердәшләр командасы эшләвенә инандым.
Уфа халкының кунакларны ничек кабул итүеннән дә бик күңелле тәэсир калды.
Валентина Матвиенко Радий Хәбировка форумны оештыруга зур өлеш керткәне өчен Федерация Советының Мактау грамотасын тапшырды.
Ә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Федерация Советы Рәисенең рәхмәтенә лаек булды. Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Валентина Матвиенкога республиканың идарә командасы эшен югары бәяләве һәм Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумын кабул итүгә ышаныч күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru