

Әле тегендә, әле монда барлыкка килгән законсыз чүплекләр – халыкны борчыган проблемаларның берсе. Түземлекнең дә чиге бар – иртәме-соңмы, халык аһ-зарларын хакимиятләргә җиткерергә мәҗбүр.
Менә тагын шундый бер күңелсез күренеш – Ишембайның “Май” микрорайонында яшәүчеләр чүп-чар белән бәйле проблемалар аркасында хакимиятләргә мөрәҗәгать иттеләр. Мөрәҗәгать Башкортстан хакимияте органнарының электрон кабул итү бүлмәсенә җибәрелгән. Микрорайон халкы әйтүенчә, быел аларда чүп контейнерларын алып ташлаганнар.
"Кешеләр чүп-чарны билгеле бер урынга алып барырга күнеккән. Аның адресы Калинин урамында 27нче санлы йорт янында иде. Контейнерны алдылар, ә халык элекке гадәт буенча чүп-чарны һаман шушы урында калдырып китә. Аны беркем дә чыгармый. Нәтиҗәдә, чүплек барлыкка килә. Ул исләнә, чүпне этләр тарата, җил туздыра. Тулы антисанитария монда", - дип зарланган Ишембайда яшәүче бер ханым. Ул шулай ук микрорайонда яшәүчеләр арасында өлкәннәрнең күп булуын һәм аларга чүп-чарны еракка алып барып түгүе авыр дип ассызыклаган.
“Жданов урамы һәм Смакаев тракты киселешендә урнаштырылган контейнерларга килеп җитү бик авыр: язгы һәм көзге айларда юл начар, җитмәсә, тауга табан атларга кирәк. Кышын тайгак”, - дип өстәгән ул.
Аһ-зарларының азагында ханым элекке тәртипне кире кайтаруны сорый – ул вакытта машина чүп-чарны атнага бер тапкыр һәрбер йорт тирәсеннән алып китә торган булган.
Чүплекләр проблемасы турында сүз кузгаткаткач, шуны да әйтергә кирәк - Башкортстанда әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүче 30 законсыз чүплек табылган. Проблема бар һәм ул хәл итүне сорый. Шуны күз уңында тотып, БР Дәүләт Җыелышы депутатлары Башкортстан Республикасының Экология кодексына үзгәрешләр әзерләде.
Документ экологиягә салынган зыян объектларын бетерергә, аларны ревизияләргә, масштабны бәяләргә һәм процессны регламентлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов мәгълүматлары буенча, тоташ ил территориясендә экологик яктан куркыныч объектларны бетерү максатыннан “Генераль җыештыру” федераль проекты гамәлгә ашырыла. Министрлык республиканың муниципаль берәмлекләре белән берлектә инвентаризация үткәрде, әйләнә-тирә мохиткә зыян салган 111 объекттан торган исемлек төзеде.
Күзәтчелек органнары белгечләре тарафыннан 2022-2023 елларда санкцияләнмәгән 30 чүплек табылган. Шуларның сигезе Балтач, Борай, Кырмыскалы, Краснокама, Мәчетле, Тәтешле, Хәйбулла, Чакмагыш районнарында урнашкан.