Җәмгыять
21 ноябрь 2023, 09:15

Кое төбендә – җансыз хатын-кыз гәүдәсе

"Беренчегә генә түгел инде мондый хәл..." диләр

Кое төбендә – җансыз  хатын-кыз гәүдәсеКое төбендә – җансыз  хатын-кыз гәүдәсе
Кое төбендә – җансыз хатын-кыз гәүдәсе

Кичә Тәтешле районында  ашыгыч хезмәтләргә 10 метр тирәнлектәге коега хатын-кызның егылып төшүе турында хәбәр килгән. Зыян күрүче Мәнәгәз авылында яшәгән 42 яшьлек хатын булып чыккан. Аның җансыз гәүдәсен Дүртөйле шәһәренең эзләү-коткару отряды коткаручылары 3,5 сәгатьтән соң чыгарган.

   Мәгълүматлар буенча, бәхетсезлек очрагы булган: хатын коега егылып төшкән һәм тончыккан. Җирле халык бу хәлнең бердәнбер булмавы турында әйткән – моңа кадәр дә әлеге коеда үлүчеләр булган. Янәсе дә, үткән  елда ике өлкән яшьтәге кеше үлемнәрен шушы коеда тапканнар...  Хәзер хокук саклау органнары вакыйганы тикшерә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас