

20-21 ноябрьдә Уфада “Борынгы заманда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә (III Мәҗитов укулары) Русия, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия һәм Үзбәкстанның әйдәп баручы галимнәре җыелды.
Конференция Көньяк Уралның урта гасыр археологиясе үсешенә һәм гомумән Башкортстан археологиясе формалашуына зур өлеш керткән күренекле галим, тарихчы Нияз Мәҗитовның тууына 90 ел тулуга багышланды. Йөздән артык галим Уфада борынгы һәм урта гасыр археологиясенең актуаль бурычлары өстендә эшләү, Евразия күчмә цивилизацияләр музее проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
БР мәдәни мирас объектларын дәүләт дәрәҗәсендә саклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Салават Кулбахтин билгеләп үтүенчә, Көньяк Урал үзенең уникаль мәдәнияте белән дан тота. Көньяк Урал территориясендәге археологик табылдыклар төбәк тарихының эпизодларын ача һәм борынгы җәмгыятьләрнең яшәү рәвешен аңларга ярдәм итә.
Конференция кысаларында “Евразиянең коммуникатив киңлекләре” пленар утырышы, түгәрәк өстәлләр һәм тематик секцияләр үтте. Шулай ук Конгресс-хол фойесында күргәзмәләр оештырылды, кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар экспозициясе, Нияз Мәҗитовка багышланган китап күргәзмәсе һәм фотокүргәзмә тәкъдим ителде.
Соңгы елларда дөньяда күчмә цивилизацияләр тарихына кызыксыну арта. Ул шуның белән бәйле – сүз көнбатыш һәм көнчыгыш цивилизацияләреннән аерылып торган аерым дөнья – далаларда яшәү рәвеше турында бара. Моны өйрәнү Башкортстан өчен аеруча кызыклы. Европа һәм Азия чигендә урнашкан безнең хәзерге төбәк территориясе дә күчмә цивилизациянең бер өлеше булган. Монда этнослар формалашкан, аларның вәкилләре дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән.
Башкортстан – күпмилләтле төбәк, биредә 160тан артык милләт вәкилләре яши. Алар арасында күчмә халык вәкилләренең нәселләре шактый. “Үткәнебезне, чыгышыбызны аңламасак,үткән чорларның матди мирасын саклап калмасак һәм өйрәнмәсәк, киләчәкне аңлау, күзаллау мөмкин түгел” – бу фикерне 2022 елның июлендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров беренче тапкыр Евразия күчмә цивилизацияләр музееның проектын тәкъдим иткәндә әйткән иде. Ул Чишмә районындагы Тура хан мавзолее янында урнашачак.
"Без чагыштырмача кайдан икәнебезне аңлыйбыз, хәзер кем икәнебезне аңларга кирәк. Бу безгә күчмә цивилизацияләр музеен аңларга ярдәм итәчәк. Тарихыбызга игътибар итәргә, ата-бабаларыбыз турында сөйләргә тиешле вакыт җитте. Тикшеренүләр аша без күчмә халыкларның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, хәрби гореф-гадәтләрен күрсәтәчәкбез”, - диде Радий Хәбиров.
Традицион рәвештә халыкара фәнни-гамәли конференциясенең программасы бай булды. Докладларның темалары – күчмә дөньяда башкорт халкының урыны, терлекчелек хуҗалыгы үзенчәлекләре, Урта Азия халыкларының атка бәйле мирасын өйрәнү. Үткән чорларның матди мирасын өйрәнү, тарихи һәйкәлләрне цифрлаштыру, төрки дөнья фольклоры һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Быелгы конференция шулай ук III Мәҗитов укулары дип тә атала. Галимнең археология фәнен үстерүгә керткән өлеше бик зур. Конференциядә түгәрәк өстәлләренең берсе Нияз Мәҗитовның фәнни мирасына багышланды. Галимнәр, шул исәптән профессорның шәкертләре аның тормыш юлы, иҗтимагый һәм фәнни эшчәнлеге турында сөйләштеләр.
Конференциясенең пленар өлешен тәмамлаганнан соң, республика башлыгы Радий Хәбиров тел һәм әдәбият тарихы институты фондларыннан алынган кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар экспозициясен, фотокүргәзмәне карады.