Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2023, 19:05

Рсайга страуслар кайдан килгән?

Илеш районында булдыклы, эшсөяр халык яшәвен беләбез, тик ул якларга эш сәфәре белән баргач экзотик фермага эләгербез дип башыбызга да китермәгән идек.

Рсайга страуслар кайдан килгән?
Рсайга страуслар кайдан килгән?

Илеш районында булдыклы, эшсөяр халык яшәвен беләбез, тик ул якларга эш сәфәре белән баргач экзотик фермага эләгербез дип башыбызга да китермәгән идек.

   Бүгенге көндә Рсай авылында гомер итүче Миләүшә һәм Айдар Фаршатовлар ихатасында ата-бабаларыбыз хәтта ишетеп тә белмәгән фәлән төр хайваннар һәм кошлар яши. Барып күрмәсәк, үзебез дә ышанмас идек: сәгатенә 70 чакрым тизлектә йөгерүче һәм... хайваннар патшасы булган арысланны бер тибүдә (!) харап итүче страуслар патшадай горур басып йөри анда. Шулай ук салават күперенең бар төсләрен үзенә җыйган павлин һәм фазаннар да яши.

   Хуҗалар безне гөрләшеп каршы алды, нәкъ менә мал-туарны тәрбияләп йөргән вакытлары икән. Алар малкайларын сыйлый торды, шул ук вакытта безне алар белән таныштырып, һәркайсының холкы, ихатада кайчан барлыкка килүе турында сөйләде.

   -Менә болары Кытай әтәче һәм тавыклары,- дип таныштырудан башлады Айдар.- Әтәче харап тәкәббер инде! Тавыклары яшел төстәге йомырка сала, шуңа эре кыланамы икән, аңлап бетә алмыйбыз һаман (үзе көлә). Болары –  фазаннар. “Каждый охотник желает знать, где сидит фазан” диләрме әле? Без менә белеп калдык та, Уфага барып алып та кайттык үзләрен.

   Боларын әллә кайдан танып торасыздыр инде – тәва кошлары. Әлбәттә, барсы да тәва кошының озын һәм күз явын алырлык матур коерыгына соклана. Ләкин “Өмет”не укучыларга серен ачасым килә: ата тәва кошы да нәкъ безнең ир-атлар кебек инде ул (көлә): без дә бит кызлар артыннан чапкан чакта чәчәкләр-шоколадлар бүләк итәбез, ничек тә көязрәк күренергә тырышабыз. Ә өйләнгәннән соң иркенләп китәбез. Ата тәва кошы да шуның кебек: парлашу алдыннан көяз койрыгын үстереп, ана кошның һушын ала да, соңыннан койрыкларын коеп, рәхәтләнеп йөри бирә. Гомумән, табигатьтә шулай: сорыкай гына, игътибарга да алынмый торган аналары белән чагыштырганда, ата кошлар күпкә ялтыррак. Менә каршыбыздагы кыр үрдәкләре мисалында да күренә бу: силәзән-үрдәк күзләрне камаштырырлык матур, инә үрдәк күзгә бәрелеп бармый...

   Шуннан хуҗалар безне сарай артына алып чыкты. Биредә ишәк печән белән сыйлана икән. Хуҗасы аны иркәләгәч, теге бөтенләй эреп китте: күзләрен рәхәтлектән йомып, муенын алга сузды.

   -Ишәк – шул ук ат инде ул, тик колаклары гына зур,- дип шаярта-шаярта әңгәмәбезне дәвам итте Айдар.- Аны быел май аенда гына алып кайттык һәм озак та үтми, буаз булуы турында белдек. Хәзер бәби көтәбез менә.

   Шулчак күзебез сарай тәрәзәсенә төште: аннан... берничә пар күз хуҗаның ишәкне сөеп торуын күзәтәләр иде. Страуслар икән болары. Ул арада иркен вольерга чабышып килеп тә чыкты үзләре. Аннан, һич  кыенсынып тормый, якынрак килеп безне күзәтә башладылар.

   -Авызлары матур икән боларның, нәкъ буяган кебек кып-кызыл,- дибез хуҗага. Ә ул исә хәйләкәр елмая: “күзләренә карагыз әле сез: көн саен керфекләрен тарыйм бит мин аларның!”. Чынлап та озын һәм куе керфекле страусларга карап кызлар көнләшерлек.

   Миләүшә һәм Айдар Фаршатовлар – авылның үрнәкле гаиләсе. Икесе дә зур стажга ия булган, югары белемле хөрмәт казанган укытучылар. Айдар – Рсай авылы егете, авылдагы урта мәктәптә 36 ел дәвамында хезмәт, черчение фәннәреннән балаларга белем биргән, 18 ел дәвамында директор вазифасын башкарган. 2017 елда, хаклы ялга чыкканнан соң, берничә ел йорт мәшәкатьләре белән яшәгән. Ләкин бар булмышы белән остаз кеше өйдә ятып түзәме соң, балаларга якынрак булырга теләп, мәктәпкә завхоз булып эшкә урнашкан.

   Миләүшә – Торачы авылы кызы. Бөре педагогия институтын тәмамлап эшкә килгән чибәркәйнең күңелен Айдар яулап ала һәм 1987 елда алар гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы туган кызлары Ралия һәм Лилия, уллары Айнур бүген инде барсы да югары белемлеләр, үз гаиләләрен корып, әти-әниләрен сөендереп яшәп яталар. Фаршатовларның 7 оныгы бар.

   -Әнә шул оныкларыбыз тере табигатьне, хайваннарны яратып үссен дип әлеге зоопаркны булдыру эшенә тотындык та инде,- ди Миләүшә ханым елмаеп.- Айдарның зур хыялы, балаларны чиксез яратуы бу эшне башларга этәргеч бирде. “Оныкларыбыз барсы да шәһәрдә яши, таш биналардан башка анда ни бар? Юкса, алар бит хайваннарны картинада яки мультикта гына күрә”,- дип картәтиләре балаларга менә бу кечкенә ферманы булдырып, тере табигатькә якынайтырга теләде. Мин үзем дә, биология укытучысы буларак, шуны әйтергә телим: хайваннар белән якыннан аралашу балаларны изге күңелле булырга өйрәтә, аларда адәм баласы өчен саклау һәм яклау кебек иң мөһим хисләрне уята.   

   -Оныклар еш кайтамы соң, Миләүшә?

   - Башта без Айдар белән страуслар гына үрчетербез дип уйлаган идек. Моның өчен Гафури районында урнашкан “Великолепная страусиная ферма”га экскурсиягә барып кайттык. Айдарга ошады кошлар: кайту белән үк зур утар төзергә тотынды. Страусларга иркен урын кирәк: алар даими йөгерергә тиеш. Икенче елны барып, бер атналык кына 5 страус чебешен алып кайттык. Алар шулкадәр кечкенә иде: тавык чебешенә охшаганнар.  Тик карый белү дә җитмәгәндер инде: берсе аягы зыянлап (страусларның иң нечкә органы – аяклар), икенчесе бер сәбәпсез игәндәй, үлде. Болай үзләрен тәрбияләүнең артык мәшәкате дә юк. Үскән саен кызыклырак була бардылар, аннан аларны күрергә авылдашлар килә башладылар. Оныкларга килгәндә инде, әйтәсе дә юк: кайтып керү белән утарга, малларны карашырга ашыгалар (елмая). Нәкъ алар теләге белән фермабыз киңәя башлады: берсенең курада павлин күрәсе килә, икенчесенең – фазан. Ишәк алдык, аны балалар аеруча ярата.

   Кырмыскалыда яшәүче кодабыз – аучы. Язын урманда кыр үрдәге йомыркалары табып кайткан да, шуларны инкубатрда чыгарып безгә бүләк итте. Былтыр икесенә бер бәпкә чыгарган иделәр, быел – икене. Киләсе елда фазан һәм тәва кошлары да бәпкә чыгарыр дип өметләнеп торабыз.

   Биология укыткач, кошлар һәм хайваннарның төрлелеге темаларын үткәндә мин еш кына мәктәп балаларын экскурсиягә алып киләм. ПАларга нык ошый. Хәер, урамнан узып барганда да, еш кына Айдарны очратып: “Абый, страусларыңны күрсәт әле” диләр икән, ул һич иренми: алып керә, күрсәтә-сөйли. Ирем балаларны нык ярата, ул җаны-тәне белән мәктәптә эшләү өчен генә яратылган бугай (елмая).

    -Киләчәктә ферманы киңәйтү хакында уйлыйсызмы? Экскурсиягә килергә теләк белдерүчеләр дә бардыр бит?

   -“Сыер саттык та, ишәк алдык”,- дип шаяртырга ярата ирем. Әлегә арттыру хакында хыял итмибез дә кебек. Хәер, оныклар ни әйтер бит әле (көлә). Аннан, бездәге экзотик ферма булуы хакында Илештә генә түгел, күрше районнарда да ишеткәннәр. Шалтыраталар, экскурсиягә килергә теләк белдерәләр. Аларга ничек “юк” дип әйтәсең? Иртәгә менә Дүртөйледән кунаклар көтәбез.

   -Бәхет өчен кешегә ниләр кирәк дип уйлыйсыз, Миләүшә?

   -Яраткан кешең янда булу кирәк. Яраткан хезмәтең булу мөһим. Әлбәттә инде, сау-сәламәт балалар, оныклар! Минем барсы да бар, шөкер итеп яшим һәм “Өмет”не укыган һәр кешегә шуны телим.

   Искиткеч матур кичерешләр алып кайттык без җор телле, шаян Айдар һәм һәр сүзен үлчәп сөйләүче сабыр, ачык йөзле Миләүшә Фаршатовлар белән очрашудан. Киләчәктә дә аларга гаилә иминлеге, һәр башлангычларында уңышлар гына юлдаш булуын теләп саубуллаштык.

                                                       Гөлара Арсланова.

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: