Аның кулыннан гөлләр тама, ди авылдашлары.
Илеш районы Рсай авылына эш сәфәре белән баргач, безне авыл мәдәният йортында оештырылган искиткеч матур тамаша каршы алды: шушы авылда туып-үскән һәм бүген дә туган авылының хөрмәтле кешесе булган Гүзәлия Гомәр кызы Епиханова-Хөрмәтуллинаның шәхси күргәзмәсе урын алган иде анда.
Бу көнне күргәзмәгә килгән һәркем Гүзәлия ханымның оста куллары белән ясалган борынгы татар һәм башкорт хатын-кызларының бизәнгечләрен һәм кием элементларын, дистә еллар дәвамында бөртекләп җыелган уникаль сәгатьләр һәм акчалар коллекциясен, үзе иҗат иткән һәм оста куллы нәнәйләре, туганнары тарафыннан үзенә ядкарь итеп тапшырылган борынгы чигелгән тастымал, япма һ.б. да зур кызыксыну белән кулдан-кулга йөртеп, тел шартлатып карадылар. Биредә кул остасы Гүзәлиянең тарихи да, шул ук вакытта заманча да булган кул эшләнмәләре урын алган иде.
Гүзәллекне күрә белү сәләте һәркемгә дә биреләме икән? Хәер, уй-фикерләре якты булган кешеләр Ходайның һәр биргән нигъмәтенә сокланып-шөкер итеп карый белә һәм үзе дә бу дөньяда матурлык тудырырга омтыла торгандыр дигән фикердә мин. Әлбәттә, матурлыкны күрә белү сәләте күпләребезгә хас, тик менә аны башкаларны сокландырырлык итеп тудырып бүләк итү сәләте – бар кешегә дә бирелмәгән.
Ә Гүзәлия ханымның оста куллары тудырган могҗизага сокланмый мөмкин түгел: күргәзмәдә сәйләннән эшләнгән картиналар һәм сыннарга да, тәңкә һәм табиги ташлардан эшләнгән хатын-кыз бизәнгечләренә дә, чигелгән, тегелгән һәм бәйләнгән һәрнәрсәгә дә авторның күз нурлары, җан җылысы салынган. Аның һәр эшләнмәсе үзенең нәфислеге белән күңелләрне сафландыра.
Шул ук вакытта Гүзәлия ханым искиткеч тел остасы да икән әле. Ул үзенең һәр коллекциясе турында сәгатьләр буена рәхәтләнеп сөйли ала. Аның белән сөйләшү бик тә мавыктыргыч, рәхәт. Үткәннәргә хөрмәт һәм сагыну белән карап, бүгенге көннең кадерен белеп, матур киләчәккә ышанып яшәве белән күңелгә үтеп керә, хөрмәт уята ул.
Гүзәлия Гомәр кызы Рсайда туып-үссә дә, яшь кенә көенә читкә китеп, гомеренең 43 елын ерак Себер якларында үткәргән, ә хаклы ялга чыкканнан соң хәләле Әюбҗан белән Илешкә кайтып төпләнгәннәр.
-Себер якларына нәрсә тартты сезне, озын акчамы?- дигән соравыма, көмештәй тавышы белән челтерәп көлеп җибәрде ул.
-Яшь чакта акча турында уйлыйсыңмы ни ул, романтика эзләп, комсомол юлламасы белән юл алдым мин анда, туганым,- дип сүзен башлап җибәрде ул чарадан соң күзгә-күз әңгәмәләшә башлагач.- Авылда сигезенче сыйныфны тәмамлагач Яркәйгә 11 чакрым җәяү йөреп урта белем алдым. Иртәнге алтыда өйдән чыгып китәсең, юньле юл юк бит инде ул чакта, бата-чума мәктәпкә барып җитәсең. Дәресләрдән соң, активист буларак, төрле чараларны оештырып-үткәреп, кире шул 11 чакрымны кайтасың. Шулай булса да тырыштык, өлгергәнлек аттестатын кулга алдык. Хәзерге укучыларга карыйм да, ак көнләшү белән көнләшәм: хөррият бит, автобус килеп ала, кайтарып куя! Тырышып укысыннар, илгә файдалы кешеләр булып җитешсеннәр генә!
Мәктәпне тәмамлагач, бераз район военкоматында эшләп алдым, аннан Себергә юл алдым. Эшләдем дә, укырга да кердем. Яшь чак бит, бер көнне киттек дус кызлар белән танцыга. Чибәр һәм зифа буйлы бер егет мине биергә чакырды, аннан озата кайтты. Дагыстан егете Әюбҗан икән. Ул да Сургут якларына комсомол юлламасы буенча килгән. Шунысы йөрәгемне телде: егет ятимлектә үскән, үз телен дә белми, балалар йортында тәрбияләнгән икән. Иптәш кызларым “башка як кешесе, очрашма” дип каршы килсәләр дә, дуслашып киттек, аннан өйләнештек. Кызыбыз, аннан улыбыз дөньяга килде.
Аэропортта эшли идем, монда инде районда чакта машинкада басарга өйрәнүем дә бик ярап калды. Миңа гел җаваплы эшләрне тапшыра иделәр, тырыш булдым, бик яраттылар. Ләкин балалар туганнан соң миңа эшне алыштырырга кирәк дигән уртак фикергә килдек ирем белән. Һәм мин, улым-кызым янымда булыр дип, балалар бакчасына эшкә кердем. Төркемнәрдә 36шар бала иде, ләкин эшемне бер дә авыр дип кабул итмәдем: бар йөрәгемне балаларга биреп, канатланып эшләдем.
Гүзәлия ханым Сургутның кырыс табигатенә чын-чынлап гашыйк була. Алар гаиләсе белән бергәләшеп урманга төрле шифалы җиләкләр, гөмбә җыярга йөриләр, шул ук вакытта эшендә балалар белән төрле эшләнмәләр ясар өчен бай экспонатлар җыеп кайтырга тырышалар.
-Кул эшенә яшьтән маһир булдым, ә инде балалар белән эшли башлагач, миндә иҗади сулыш ачылгандай булды: нинди генә композицияләр эшләп, нинди генә конкурсларда катнашып, призлы урыннар яуламадык икән без алар белән?! Хәтта төбәк губернаторы шәхсән үзе мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүебез белән котлап, күп тапкырлар бүләк тапшырганы булды. Гәзит-журналларда да еш мактап язып чыктылар үземне.
Ә Себерне яратмаска мөмкин түгел: андагы табигатьнең затлылыгы, урманнарда үскән мүк җиләге, голубика, черника, брусника, моршконың тәмлелеге! Хант халкының милли бәйрәмен зурлап үткәрә идек балалар белән: морошко җиләген курчак итеп ясыйбыз, башына чагу яулыклар бәйләтәбез. Бик тә күңелле була иде ул чакларда. Бүген дә сагынып искә төшерәм шул якларны. Ә менә Сургутта яшәгән вакытта гел табигать турында яза идем, ул чакта туган якны сагыну шулай үзен белдердеме икән, дип уйлыйм хәзер. Ә бирегә кайтып төпләнгәннән соң Әфган сугышында катнашкан якташлар турында яза башладым. Аларның батырлыгына багышлап кайчан төн уртасына кадәр егермешәр куплет шигырь язган чаклар бар...
Гүзәлия апаның гаять чая, уңган һәм булдыклы булуы хакында аның Мәскәүдә “Поле чудес” тапшыруында катнашуы да ачык сөйли. Тапшыру иң популяр булган чорда барып, аның алып баручысы Леонид Якубовичның үзен һәм бар тамашачыларны сокландырып кайткан ханым ул.
-Дагыстан – диңгезле, кояш нурларына бай як. Хаклы ялга чыккач ул якларга күчеп барырга теләк булмадымы, Гүзәлия апа?
-Дагыстанны яраттык без. Ел саен, ялыбызны икегә бүлеп, анда бара идек. Иремнең Дербент шәһәрендә туган йорты тора, ике катлы, зур бакчалы. Анда персиклар, 8 төрле черешня үсә. Туганнары да күп. Теләк булмады түгел, ләкин ул якларда җир алу мәсьәләсе бик катлаулы тора шул. Әюбҗанның әтисе космодромда радиация алып кайтып, 29 яшендә яман шештән вафат булган, әниләре дә мәрхүм. Бертуган энесе 40 яшендә үлеп китте, апасы да мәрхүм булды. Шулай яшьли китүләренә ятимлек әчесен кичерүләре сәбәпче булгандыр дип уйлыйм.
Әюбҗаным бик күпне кичергән, балалар йортында нык интегүләргә дучар булган ул. Ышанасызмы, ятим калган көннән алып, үзе эшләп таба башлаганга кадәр, май белән бер кисәк икмәк ашау бәхете дә тимәгән аңа. “Балалар йортында икмәккә маргарин ягалар иде дә, өстен пычак белән сыпырып алалар иде, шул сыныкның тишекләрендә калганы гына безгә эләгә иде”, дип сөйли ул. Ә бит ирем шулкадәр акыллы, кешелекле кеше, мин аңа бүген дә сокланып, аның белән горурланып яшим. Әйткәндәй, ул Волгоград шәһәрендә үскән. Балалар белән бергәләп барып, Мамай Курганында, ул пионерга алынган урында да булдык. Әюбҗанның дулкынлануын күрсәгез икән шул чакта!
-Аның урынына, матур гаилә корып, уртак бәхеткә тиенгәнсез, Гүзәлия апа!
-Аллаһка шөкер дип, һәр туган көнгә сөенеп яшибез. Улыбыз һәм кызыбыз да, Себер якларыннан күчеп кайтып, Казан тирәсендә урнаштылар, бик тырышып-матур итеп дөнья көтәләр. Бер оныгыбыз бар. Ул мәктәптә “Минем дәү әнием – тәрбияче” дигән темага шулкадәр хисле итеп, татар телендә инша язган. Күңелем эреде, бик тә горурландым, әлбәттә. “5”ле билгесе куйганнар үзенә!
Бүген без Әюбҗан белән район үзәгендә дә, авылда да йорт җиткереп, җиләк-җимеш, яшелчәсен үстереп, тырыш хезмәттә үткән гомеребез белән горурланып гомер итәбез. Үткән елларда ишле каз-үрдәкләр асрап, татар халкының бар гореф-гадәтләрен үз эченә алган өмәләр үткәреп, авылдашларга бәйрәм бүләк итеп яшәдек. Аннан инде кыш буена Әюбҗан белән кара-каршы гөрләшеп утырып, шул каз мамыкларын суеп, күпереп торган мендәрләр ясадык. Аларны матур итеп чиктем, балаларыбызга әти-әниләреннән матур мирас булып калсыннар дип тырыштык.
Кул эшенә осталык улыбыз Артур белән кызыбыз Гөлнарага да күчкән. Улыбыз нефть университетын тәмамлады, ләкин сез ул язган картиналарны күрсәгез икән, шаккатыр идегез! Кызыбыз сокланып туймаслык шкатулкалар ясый. Мин дә сезгә үземнең шкатулкалар коллекциямне ике көн тоташ күрсәтә алыр идем (елмая). Шулай ук менә бу зажигалкалар, акчалар, төсле шырпылар һ.б. коллекцияләрне тулыландыруда балаларымның да өлеше бихисап. Шулай ук самавырлар, стакан төпләре, гармуннар – нинди генә коллекцияләр җыелмаган гомер буена! Бу күргәзмәдә генә барсын да күрсәтеп бетерү мөмкин түгел, Яркәйдәге йортыбызга кунакка килегез, барсын да күрсәтербез үзегезгә.
Әюбҗан абый тыйнак кына елмаеп, сөекле хатынына күз салгалап ала, аның бушаганын сабырлык белән көтә. Шул ук вакытта җитез хәрәкәтләр белән күргәзмәгә куелган экспонатларны саклык белән тартмаларга тутыра, машинага ташый.
Менә шундый тату һәм булдыклы, иҗади гаилә яши икән бит Рсай авылында. Без Гүзәлия һәм Әюбҗан Епихановларга киләчәктә дә саулыкта, җан тынычлыгында менә шулай кешеләргә шатлык өләшеп яшәүләрен теләп саубуллаштык.
Гөлара Арсланова.