

Лаборатория эше импортны алмаштыру максатларын күз уңында тота.
Лаборатория быел апрельдә вуз базасында эшли башлады инде һәм әлеге этапта берничә проект үткәрелә.
Лабораториядә регенератив максат белән биомиметик органнар һәм тукымалар төзиләр. Бу тукымага максималь охшаган биоэквивалент яисә пациент органы, аны тергезү яисә регенерацияләү максатыннан файдалану, шулай ук потенциаль дару чараларын сынап карау һәм авыру патогенезын аңлау механизмнарын өйрәнү өчен куллану планлаштырыла.
Лаборатория эше, шулай ук, импортны алмаштыра торган максатларны күз уңында тота.
Шул рәвешле, бу кайбер технологияләрне яисә дару чараларын арзанайтырга, аларны кулланучыга уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк. - Хәзерге вакытта безнең университетта фундаменталь фәнне үстерү өчен җитәрлек яхшы җирлек формалашты. Безнең университетта моның өчен бөтен шартлар бар инде.
Биопринтинг - фәндә зур перспективаларга ия булган үсеп килүче яшь юнәлеш. Без барлык фәнни белебез һәм казанышларыбыз клиникага, пациентларга трансляцияләнсен өчен эшлибез, - ди биоинженерия һәм биопринтинг лабораториясе мөдире Светлана Пятницкая.
Лабораториянең көндәлек эше күпбаскычлы экспериментлар уздырудан һәм IQ-паркның башка лабораторияләре белән тыгыз элемтәдән гыйбарәт, аерым алганда, биомиметик органның 3D-моделен булдыру өчен аддитив технологияләр лабораториясе белән.
Лаборатория штатында, шулай ук, «Биология» белгечлеге буенча икенче, өченче курс студентлары, урология кафедрасы аспирантлары, магистрантлар актив эшли.