

Үз гомерендә бер булса да чәчен буятып, образын үзгәртеп карамаган гүзәл затлар бар микән ул? Юктыр, мөгаен. Уфа кызы Анжелика Янмурзина нәкъ әлеге хатын-кызларга үтә дә кирәк булган һөнәр иясе. Ул
-Анжелика, ни өчен син парикмахер һөнәрен сайладың?
- Табигатьтән бирелгән юнәлеш булгандыр, күрәсең. Курчакларым барысы да кисек чәчле, фломастер белән буялган “чибәрләр” иде. Кулымнан кайчы төшмәде. Мәктәпне тәмамлагач, күпчелек яшьтәшләрем юрист яки икътисадчыга барырга тырышканда аңлы рәвештә парикмахер курсларына киттем. Бездә бу һөнәргә өйрәтүче комбинатлар күп. Әмма шунысын исәпкә алырга кирәк, парикмахер - ул гомер буе укый-укый камилләшә торган һөнәрләрнең берсе. Ким дигәндә ярты ел саен укып торырга кирәк.
-Син салонда да кабул итәсең, өйгә дә йөреп эшлисеңме?
-Якын киләчәктә үземә генә эшләргә теләгем бар. Ә әлегә чыннан да салоннар белән аренда шартларында эшлим. Хәзер шундый салоннар бар – анда сиңа урын гына бирәләр. Ничә сәгать эшләячәксең, ничә клиентың булачак – бары тик үзеңнән тора. Андый салоннар каворкинг дип атала. Бик уңайлы, әмма анда урын арендалар өчен үзеңнең клиентлар базаң ныклы булырга тиеш.
Өйгә дә барам. Бу аеруча декреттагы әниләр өчен уңайлы. Алар озакка чыгып китә алмый бит. Шулай ук көн буе эшләп, өенә соң кайтучы хатын-кызлар өчен дә отышлы. Без кичке сәгать сигездә эшли башларга һәм унбердә төгәлләргә мөмкинбез. Мин нигездә чаларган чәчләр, катлаулы буяулар, мелировка белән эшлим. Шуңа күрә клиентларымның күпчелеген яшь әниләр һәм яшьтәшләрем тәшкил итә.
-Димәк, хатын-кызлар белән генә эшлисең?
- Әйе, нигездә клиентларым хатын-кызлар. Чөнки беренчедән, алар сайлаган мастерларына тугры булучан. Ә икенчедән, минем гүзәл затларга үзләренең нинди матур булуларын күрсәтәсем килә. Хатын-кыз матурлыгы, әлбәттә, тышкы кыяфәткә генә бәйле түгел, ул эчтән матур булырга, бәхет бөркеп торырга тиеш. Саф, чиста күңелле булган да гына ул балаларынына да дөрес тормыш кыйммәтләрен аңлатып үстерә. Без, хатын-кызларның төп бурычы - яхшы кешеләрнең сәламәт буынын үстерү. Әмма моның өчен аңа үзен кирәкле, кадерле, чибәр итеп тою кирәк. Хатын-кыз өчен матурлык салонына барып килү яки мастерны өйгә чакырту матурлану үзенә күрә бер психотерапия сеансы кебек ул. Аның үзенә һәм тормышка карашы башка була. Үзеннән кимчелекләр эзләп азапланмаган әниләр кирәк-кирәкмәгәнгә иренә дә, балаларына да җикеренеп бармый. Гаиләдә гармония туа. Парикмахер –гади генә һөнәр кебек тоелса да, менә аның кеше тормышында нинди зур роле бар!
-Декреттагы әниләр сиңа аеруча рәхмәтледер?
- Декрет ялында хатын-кыз деградировать итә дигән сүзләр белән беркайчан да килешмәдем һәм килешә алмыйм. Нәни баласы булган әниләрдә, киресенчә, гади кешегә хас булмаган сыйфатлар ачыла. Махсус агентлар кебек тавыш-тынсыз йөрергә, караңгыда күрергә өйрәнә алар. Осминог кебек әллә ничә кулы бардай әллә күпме эш эшли. Һәм шул мең эш арасында үзенең чәчләрен тәртипкә китерергә дә мөмкинлек таба икән, әлбәттә, ул канәгать була.
-Парикмахер – теләсә-теләмәсә кешене тыңларга мәҗбүр булган һөнәр ияләренең берсе. Клиент килә дә күңелен бушата, ә син тыңларга тиеш. Син аларны диккать белән тыңлыйсыңмы яки чик куясыңмы?
-Мин үзем аралашучан кеше. Шуңа күрә сөйлиләр икән, тыңларга авырсынмыйм. Бер генә тыелган тема бар – сәясәт. Мин ул темага сөйләшергә яратмыйм да, теләмим дә. Минем өлкә түгел. Ә халыкара класслы мастерлар (мастера меңдународоного класса) арасында тыелган өч тема бар: сәясәт, дин һәм шәхси тормыш. Тик бездә шәхси тормыш турында да сөйләшмәсәң, нәрсә турында сөйләшәсең, дигәндәй.
-Халык киңәшләренең нәтиҗәлелегенә ышанасыңмы?
- Халык киңәшләрен куллану яхшы, әмма баш тиресенең, чәч структурасының нинди икәнен белеп эш итәргә кирәк. Мәсәлән, баш тиресе коры булса, борыч, сарымсак кебек агрессив матдәләр кушып, битлек ясарга һич ярамый. Суган-сарымсак кебек әйберләрне кулланганда, гомумән, сак булырга кирәк. Яшь чакта мин шундый бер битлек ясаган идем. Шуннан соң ярты ел диярлек чәчем юешләнсә, бер транспорт чарасына да, бер бинага да керерлек булмады. Гомумән, кеше янына килерлек түгел - черегән суган исе килә иде. Чәчләр исләрне яхшы сеңдерә бит ул. Шуңа күрә хушбуйны чәченә сибүчеләр бар. Әмма зинһар, алай эшләмәгез. Чәчкә спиртлы әйбер сибәргә ярамый!
Тагын бер кызык та, кызганыч та мисал китерим әле. Бер ханым желатин белән битлек эшләгәч, целлофан капчык белән каплап, тастымал урамаган. Ә ачык һавада озак торган желатин таш булып каткан да куйган. Чәчен цементка катырган кебек булган. Кыркып ташлаудан башка чара калмаган, чөнки желатин бер каткач, башка эреми. Ә битлек ясау уе үзе дөрес булган ул. Желатин, желе кебек әйберләрдә чәчләргә яхшы тәэсир итүче В төркеме витаминнары, кератин, аксым бар.
-Чәч буяу ни дәрәҗәдә зыянлы?
- Кайчандыр бәлки чыннан да зыянлы булгандыр, әмма бүген инде буяулар чәчкә зыян салмый дип әйтергә мөмкин. Чөнки индустрия шактый алга китте. Ә менә “химзавивка” хакында алай дип әйтеп булмый. Шулай ук “выход в блонд” та эзсез үтми. Шундый хезмәт бар. Кара чәчле кешеләр ак чәчлегә әйләнә була инде. Бу процедура берничә этапта берничә ай эчендә эшләнә. Килеп утырдың да карадан акка әйләндең түгел. Сыйфатлы әйберләр белән эшләп тә, соңыннан тиешле карау булмый икән, чәчнең сыйфаты китә.
Зыян турында сүз киткәч, шуны да әйтим әле. Күпләр чәчне азрак зыянлыйм дип буяу урынына хна куллана. Тик хнаның химиясез булуына ышанып, ялгышмагыз. Бездә табигый хна юк. Берәрсе Үзбәкстаннан алып кайтса гына инде. Анда табучылар бар әле. Шуңа күрә сыйфатлы буяулар яхшырак булырга да мөмкин.
- Быел җәй искә алдым, чәчләрне аксыл төскә кертүчеләр арткан кебек. Чынлап та шулаймы ул?
-Быел гына түгел, ел саен күзәтелә ул күренеш. Хатын-кызлар, ничә яшьтә булуына карамастан, җәйгә күбрәк агартырга, ә кышка таба каралтырга тели. Ә гомумән, яшь барган саен һәр биш ел саен бер тонга яктыракка буярга киңәш ителә. Бу кешене яшьрәк күрсәтә.
-Анжелика, безнең гәзит укучыларына нинди теләкләр җиткерерсең?
- Үзләрен һәм чибәрлекләрен сакласыннар, үз кадерләрен белсеннәр, әмма шул ук вакытта тәккәббер булмасыннар. Бүген хатын-кызлар ике чиккә ташлана: я үзен дөнья кендеге дип саный һәм Җир шары аның тирәсендә әйләнә дип уйлый. Яисә гаиләсендә, балаларында, ире, ата-анасында кәһвә кебек эреп, юкка чыга, үзен югалта.
Бар яклап та бай булыгыз, бәхетле һәм уңышлы булыгыз!